Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2022, 20:43

Мондый җылы очрашулар ешрак булсын

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре Иске Балтач авылындагы реабилитация үзәге филиалында кунакта булдылар.

Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын

Бүген, 2нче декабрьдә, балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре педагоглары белән бергә реабилитация үзәге филиалына кунакка бардылар.

Балалар "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятен күрсәттеләр. Аларның бар күңелдән үз рольләренә бирелеп башкарулары барысында да соклану хисе уятты. Шулай ук чагу музыкаль номерлар әзерләгәннәр.

Монда бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Чара ахырында балалар бар күңелләре һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Үзара сөйләшеп-аралашып, вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Киләчәктә дә мондый җылы очрашулар ешрак булсын иде,дип таралыштылар.

Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Мондый җылы очрашулар ешрак булсын
Автор:
Читайте нас: