Бүген район мәдәният сараенда районның барлык мәктәп укучылары "Пушкин картасы" программасы буенча моноспектакль карадылар. Русиянең танылган театр һәм кино актеры, Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский чыгыш ясады.
Ул тамашачылар өчен рус солдатының һәм армиянең бөеклеге, халыкның патриотизмы турында “Ә безгә бер җиңү кирәк” моноспектаклен әзерләгән.
Әхлакый үсеш, гражданлык-патриотик тәрбия, кешене камилләштерү мәсьәләләре җәмгыятьне һәрвакыт дулкынландырды. Хәзер мәрхәмәтсезлек һәм көч куллануны ешрак очратканда, гражданлык-патриотик тәрбия проблемасы бик актуаль.