“Яңа елга тернәкләндерү үзәге яңартылачак, әле монда эчке ремонт эшләр бара. Боларның барысы да районыбызның күптәнге дусты, меценат Виктор Мишняков ярдәме белән башкарыла.
Виктор Мишняков менә инде 10 ел дәвамында тернәкләндерү үзәгенә булыша. Бу җәйдә ул шәхси акчаларыннан филиалның йокы бүлмәләрен ремонтлауны финанслаган иде.
Мәгълүмат өчен: ел дәвамында үзәктә стационар рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән 200гә якын бала кабул ителә (республиканың 11 районыннан)”, - ди район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә.