Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2022, 14:02

Күзәйлеләр зират киртәләү яклы

Районның төрле авыл биләмәләрендә Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу өчен мөhим проект сайлау буенча җыелышлар бара.

Күзәйлеләр зират киртәләү яклы
Күзәйлеләр зират киртәләү яклы

Районның төрле авыл биләмәләрендә Урындагы башлангычларны яклау  программасында катнашу өчен мөhим проект сайлау буенча җыелышлар бара.

Бу программа кысаларында районның күп авыл биләмәләрендә бихисап проектлар гамәлгә ашырылды. Аларга нигезләнеп төрле объектлар төзелде, юллар hәм башка төзекләндерү эшләре башкарылды.

18 ноябрь көнне, Күзәй авылында,  әлеге программа чикләрендә йомгаклау җыелышы үтте.

Чара барышында төрле тәкъдимнәр яңгырады. Әлеге вакытта кичектергесез хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрне сайлауга халыкның бик җаваплы карарга тиешлеген ассызыклады авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов. Һәрберсе турында күпмедер вакыт сөйләшкәннән соң, уртак фикергә килделәр. Әлеге вакытта иң мөhиме—авыл зиратын заманча киртәләү.

Ары таба  халык арасында инициатив төркем hәм аның рәисе сайланды. Шулай ук халыктан җыелачак акча күләме белән дә ризалаштылар.

Сайланган проектны бар яклап та халык кул күтәреп, бертавыштан хуплады.

Бертавыштан сайланган проект Урындагы башлангычларны яклау программасында җиңеп чыгар, мәңгелек йорт киртәләнер hәм авыл яңа сулыш алыр, дигән өметтә калдылар күзәйлеләр.

Илдар ХӘМӘТОВ,

авыл биләмәсе башлыгы.

Автор:
Читайте нас: