Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2022, 12:58

“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”

Шулай ди елмаеп, Мата авылы Зарафетдиновлар гаиләсе.

“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”
“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”

Элек-электән авылларда салкыннар башлангач, җиргә беренче кар яуганда, авыл халкы мөһим эш – өмәләр үткәрә башлый. Гадәттә, каз өмәләре. Ә эш тизрәк һәм күңеллерәк булсын өчен, аларга туганнары, дуслары һәм күршеләре ярдәм итә.

Мата авылында тормыш көткән Зарафетдиновлар менә инде берничә ел күркә карыйлар. Һәм ел саен, суыклар башлангач,  күрше-тирәләрен җыеп, бердәм булып, өмә үткәрәләр. Быел дә искәрмә булмады.

Иртәгә өмә үткәрәсе көнне Фәнзилә Зарафетдинова туганнарын, күршеләрен өмәгә чакырып чыкты. Ә инде икенче көнне, иртә белән үк, кунаклар килеп тә җитте.

-Барысы да каз өмәсе ди. Ә бездә менә күркә өмәсе, - ди елмаеп хуҗабикә. - Күркәләрне ел саен үстерәбез. Аларны үстерүнең үз нечкәлекләре дә бар. Алар бар нәрсәне дә ашамыйлар. Күбрәк яшелчәләр, эремчек яраталар. Төрле комбикормалар да ашатабыз.

Күркәләр быел да мул булган. Һәрберсенең уртача авырлыгы 20 - 25 килограмм. Аларның ите дә файдалы, диетик, диләр бит. Казлар белән чагыштырганда, күркәләрне чистартулары да җиңелрәк диләр.

Шундый өмәләр үткәргән Зарафетдиновлар гаиләсе белән сокланмый буламы ни?  Ул  бит ул якын кешеләрең, туганнарың һәм дусларың белән очрашу-аралашу, яңалыклар белән уртаклашу чарасы да. Эш барышында, күңеллерәк булсын өчен, җыр-моң да читтә калмый.

Кыскасы, өмәләр – авыл тормышының үзенчәлекле һәм искиткеч бер бизәге. Киләсе елларда да шулай күмәк булып, исән-имин генә өмәләрдә очрашырга язсын.

“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”
“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”
Автор:
Читайте нас: