Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2022, 19:39

Мәнәгәзлеләр зиратны киртәләргә исәп тота

Бүген, 17нче ноябрьдә, Мәнәгәз авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу теләге белән йомгаклау җыелышына җыелды.

Мәнәгәзлеләр зиратны киртәләргә исәп тота
Мәнәгәзлеләр зиратны киртәләргә исәп тота

Бүген, 17нче ноябрьдә, Мәнәгәз авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу теләге белән йомгаклау җыелышына җыелды. Беренчесе 1нче ноябрьдә булган иде. 

Җыелышта авылда яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүдә битараф булмаган 30дан артык кеше катнашты.

Монда авыл биләмәсе һәм район Хакимияте вәкилләре белән берлектә халыкны борчыган мәсьәләләр каралды. Һәм күпмедер вакыт бергәләп, фикерләр алышканнан соң, бертавыштан авыл зиратын киртәләп алу мәсьәләсенә тукталдылар.

Ары таба эшләү һәм халыкның программаны тормышка ашыруның барлык этапларында катнашу өчен эшләрнең барышын контрольдә тотачак 5 кешедән торган инициатив төркем сайланды.

-Безнең бу программада катнашу теләгебез бик зур, барысы да уңышлы булыр дип өметләнәбез. Зират – авылның йөзе ул. Ә аны тәрбияләп тору һәм киртәләп алу – һәрбер кеше өчен изге эш, - ди авыл халкы.

Мәнәгәз авылы халкы тырыш һәм тату ул. Бу эштә дә сынатмаслар. Болай булгач, программада җиңеп чыгу нияте ныклы.

Булат Әгъләмов,
авыл биләмәсе башлыгы.

Мәнәгәзлеләр зиратны киртәләргә исәп тота
Мәнәгәзлеләр зиратны киртәләргә исәп тота
Автор:
Читайте нас: