

Кичә Уфаның ашыгыч хезмәтләренә Злобин урамындагы бер йорттан шалтырату булган. Алар йокы бүлмәсенең тәрәзә төбендә елан тапканнар. Монда шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юлланган.
“Бер бүлмәдә коткаручылар чыннан да бер метрга якын озынлыкта елан тапканнар. Алар, махсус кыскычлар кулланып, еланны тотып алганнар ", - дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Әлеге вакытта елан коткару отряды бүлекчәсендә. Белгечләр фикеренчә, бу ”амурский полоз”. Ул агулы түгел һәм кеше өчен куркыныч тудырмый.
Чыганак: Башинформ.