Бүген, "Пушкин картасы” программасы кысаларында, Штәнде урта мәктәбендә “Башкорт милли ризыклары” дигән чара үтте.
Әлеге чарада Мата авылы клубы мөдире Эльвера Солтанова балалар белән милли ризыклар турында әңгәмә үткәрде. Ә Фидания Вәлиева бавырсак пешерү буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның ахырында, бавырсак белән тәмле кайнар чәйләр бәйрәмгә тагын дә үзенчәлекле бер ямь өстәде.