Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны яугирләре үзләренең хыяллары белән уртаклашты. “Башкорт батальоны” телеграмм-каналы махсус хәрби операция хәбәрчесе “Турист”ның видеомөрәҗәгатен салган.
“Без һичшиксез әйләнеп кайтырбыз һәм туганнарыбыз, якыннарыбыз белән Совет мәйданында йөрербез, Миңнегали шәйморатов һәйкәлен күрербез. Шулай ук Одесса буйлап йөрергә хыялланабыз”, - ди “Турист”.
“Турист” сүзләре буенча, батальонда шәхси составның рухы күтәренке. Яугирләр төрле подразделениеләрдә хезмәт иткән якташлары белән ешрак очрашырга тырыша, бер-бересе белән күрешергә, соңгы яңалыклар белән бүлешергә вакыт табалар.
“Күптән түгел генә гуманитар ярдәм, шәхси посылкалар килде. Барысы да бик шат. Җылы оекбашлар, термокиемнәр җибәргәннәр. Кемгәдер хатлар да килеп җитте. Егетләр туганнарына һәм гуманитар ярдәм җыйган җыйганнарның һәрберсенә кайнар сәламнәрен җиткерә. Зур рәхмәт”, - дип язды “Турист”.
Чыганак: Башинформ.