Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 14:19

„Берсе җиргә төшкән вакытта шартлады...”

Шәйморатовчылар дошманның пилотсыз оча торган аппаратларын юк иткәннәр.

„Берсе җиргә төшкән вакытта шартлады...”
„Берсе җиргә төшкән вакытта шартлады...”

Шушы көннәрдә якташларыбызның позицияләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәннәр.  Бу хакта “Сармат” һәм “Данди” кушаматлы хәрбиләр хәбәр итә.

“Позициягә граната белән коптерлар очып килде. Егетләр вакытында ишетеп калды һәм өч пилотсыз очу аппаратларын юк иттеләр. Берсе җиргә төшкән вакытта шартлады. Барысы да исән-саулар. Без хәзер коптерларга каршы тора алабыз, өйрәндек. Җиңү безнеке булачак. Туганнарыбызга һәм якыннарыбызга сәлам юллыйбыз”, - диләр яугирләр.

Алар калган солдатларның кәефе күтәренке һәм хәлләре яхшы икәнен белдерделәр. „Данди”  - „Хәрби туганлык” оешмасындагы иптәшләренә, ә „Сармат” ветераннар оешмасына сәлам җиткерәләр.

Автор:
Читайте нас: