Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2022, 19:36

“Больничный”ның максималь күләме 2023 елда артачак

Русия Федерациясе Социаль иминият фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге аңлата.

“Больничный”ның максималь күләме 2023 елда артачак
“Больничный”ның максималь күләме 2023 елда артачак

Русия Федерациясе Социаль иминият фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге аңлата:

Пособиене исәпләп чыгару өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакыты башлануга кадәр ике календарь елдагы хезмәт хакы исәпкә алына.

 

Пособие күләме нәрсәгә бәйле?

 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме хезмәткәрнең иминият стажының дәвамлылыгына бәйле:

-8 ел һәм аннан да күбрәк булса  - уртача хезмәт хакының 100 проценты,

-5 елдан 8 елга кадәр - уртача хезмәт хакының 80проценты,

-5 елга кадәр - уртача хезмәт хакының 60проценты.

 

2023нче елда больничныйның күләме күпме булачак?

 2023 елның 1нче гыйнварыннан билгеләнгән пособиеләрне исәпләү өчен уртача бер көнлек хезмәт хакының чик күрсәткече 2 736,99 сум тәшкил итәчәк.

 

2022нче елда шушы түләү нинди күләмдә каралган?

 2022нче елда иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча көндезге пособиенең максималь күләме көненә 2572,60 сум тәшкил итә.

 

Чыганак: Объясняем.Башкортостан

Автор:
Читайте нас: