"Балан бәйрәме" - мишәр диалектында чыгыш ясаган иҗат коллективлары, ансамбльләр һәм башкаручыларның республика конкурсы!
Конкурс беренче тапкыр үткәрелә, ә безнең район аны үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә бездә 2021нче елның сентябреннән Мишәр тарихи-мәдәни үзәге - Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалы эшли.
Конкурс программасында төрле жанр буенча Мишкә, Аскын, Чишмә, Дәүләкән һәм, әлбәттә, Балтач районнарыннан коллективлар чыгыш ясыйлар.
Бәйрәм район мәдәният сараенда узачак.