Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2022, 19:05

Күп балалы ир-егетләр гаиләләре янына кайтарылачаклар

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәрби әзерлек урыннарында булган өч һәм күбрәк балалары булган ир-егетләрне өйләренә кире кайтарырга кушты.

-16 яшькә кадәр өч баласы булган егетләрне хәрби урыннардан гаиләләре янына кайтарырга кирәк. Миңа саннар билгеле, бу - ике йөздән артык кеше,- диде Радий Хәбиров.

Шулай ук Башкортстан башлыгы өйләренә кайткан хәрби хезмәткәрләр урынына чакырылачак кешеләрнең исемлекләрен әзерләргә кушты.

- Мобилизация планын үтәү өчен әлеге кайтарыла торган кешеләрне башкалар белән алыштырырга кирәк, - диде ул.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: