Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2022, 19:30

Күптән түгел Ейскида, ә хәзер Иркутскида...

Бүген, 23 октябрь көнне, Иркутскида ике катлы йортка СУ категорияле самолет килеп төшкән.

Бу хакта үзенең телеграмм-каналында Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев хәбәр итә.

"Шул урынга барырга чыктым. Барлык ашыгыч хезмәтләр дә монда. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк", - дип язган губернатор.

Телеграм-каналларның беренчел мәгълүматлары буенча, һәлакәттә самолет экипажы һәлак булган.

Су категориясе самолеты катнашында мондый фаҗига күптән түгел Ейскида булган иде.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: