Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2022, 18:53

Җиңүчеләрне котлыйбыз

Кичә, 21 октябрь көнне, үзәк район китапханәсендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән кечерәк гражданнар арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча республика конкурсы үтте.

Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз

Конкурста Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре укучылары катнашты.

Чараны  район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев катнашучыларны сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул кыска итеп конкурс тарихы hәм кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

Ары таба конкурсантлар сайлау хокукы hәм сайлау процессына кагылышлы төрле сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен жетоннар бирелде. Катнашучылар өчен кайбер биремнәр тырышлык, зирәклек  таләп итте, ә кайберләре, киресенчә, җиңел булып тоелды.

Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Артем Тимергалиев (1нче урта мәктәп), икенче урынны Вячеслав Низамов (2нче урта мәктәп), өченче урынны Фидан Ризванов (1нче урта мәктәп) яуладылар.

Конкурс ахырында җиңүчеләргә Дипломнар hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз
Автор:
Читайте нас: