Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 14:26

“Бергә җырлар җырладык, чәй эчтек...”

Кичә, 19нчы октябрьдә, Казанга Башкортстан сугышчылары янына җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) барган.

“Бергә җырлар җырладык, чәй эчтек...”
“Бергә җырлар җырладык, чәй эчтек...”

Казан җыелма пунктында хәрби хезмәткәрләр хәрби эш көннәреннән бераз читләшә алды. Кичә, 19 октябрьдә, Башкортстан сугышчылары янына җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) барган. Бу хакта "Башинформ" агентына егетләрнең берсе - Иван хәбәр иткән.

"Менә шундый кунак килде безгә! Бергә гитара белән җырлар җырладык, чәй эчтек һәм фотога төштек ", - дип уртаклашкан Иван.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башкаручы үзе социаль челтәрләрендә бу хакта белдерми.

"Якташларыбызга әйтегез, бездә барысы да яхшы, әзерлек бара. Юлга әзерләнәбез ", - дип хәбәр иткән Иван.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: