Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 09:33

Башкортстанда -8 градуска кадәр салкынайтачак

Алдагы көннәр салкын һәм яңгырлы булачак.

Башкортстанда алдагы көннәр салкын һәм яңгырлы булачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 20 октябрьдә, көндез зур булмаган яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Көндез һава температурасы +5, +10 градус булачак.

Җомга көнне, 21 октябрьдә, урыны белән кар, бозлавык, төнлә һәм иртән юлларының аерым участокларында бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0, +5,  көндез +3, +8 грудус көтелә.

Шимбә көнне, 22 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 0, -3,  көндез 0, +5 грудус.

Якшәмбе көнне, 23 октябрьдә, һава температурасы көндез +1, +4, төнлә 0, +2  градус тәшкил итәчәк.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: