Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 19:22

Барлык һөнәрләр дә кирәкле

Бүген, пешекчеләр көне уңаеннан, Штәнде урта мәктәбенең 9 – 11нче сыйныф укучылары арасында  “Барлык һөнәрләр дә кирәкле” дип аталган чара узды. 

Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле

Бүген, 20нче октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт итяләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тзбрик итәбез. Аларның һәрберсенә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Тормышыбыз тыныч, барыр юллар киң, туар таңнар имин булсын.

Шушы бәйрәм уңаеннан бүген Штәнде урта мәктәбенең 9 – 11нче сыйныф укучылары арасында  “Барлык һөнәрләр дә кирәкле” дип аталган Пушкин картасы буенча чара уздырылды.

Укучылар пешекче һөнәренең кирәклеге, үзең өчен дә файдасының күплеге икәненә төшенделәр, мавыктыргыч викторина сорауларына тиз генә җаваплар таптылар. Ә инде коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәткән вакытта, алар үзләре дә пешереп карарга теләк белдерделәр.

Чараның ахырында, коймак белән тәмле кайнар чәйләр бәйрәмгә тагын дә үзенчәлекле бер ямь өстәде.

Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Барлык һөнәрләр дә кирәкле
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: