Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2022, 11:50

“Өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәм бик кирәк...”

Хәрби хәрәкәт ветераннары мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыйганнар.

“Өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәм бик кирәк...”
“Өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәм бик кирәк...”

Уфа районының хәрби хәрәкәт ветераннары Пензада әзерлек үткән мобилизацияләнүчеләргә  гуманитар ярдәм алып барды. Бу хакта республика Хөкүмәтенең вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр итә.

-Акцияне элекке әфганчы Шәфкать Хәбетдинов оештырды, аңа “Хәрби туганлык”ның  Уфа районы бүлеге җитәкчесе Владимир Маломожнов ярдәм итте. Шәфкать Хәбетдинов үзе “Хәрби туганлык”ның Уфа районы Авдон авылы беренчел оешмасы рәисе булып тора. Гуманитар ярдәмне җыюда Авдон халкы зур ядәм иткән. Шундый ук конвойны  Мәләвез хәрби хәрәкәт ветераннары да җыеп озаткан. Барысы дүрт тонна йөк җыелган.

Үзләренең өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәм бик кирәк һәм алар аңа өмет итә ала, - диде вице-премьер.

Шушы көннәрдә Радий Хәбиров кушуы буенча, Шәйморатов исемендәге башкорт  батальоны сугышчыларына гуманитар ярдәм җибәрелгән. Шундый ук ярдәм Доставалов исемендәге батальонга да озатылачак.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: