Ел башыннан районда йөзенче бала туган. Ул 6нчы октябрьдә дөньяга килгән.
Бүген, 18нче октябрьдә, район ЗАГС бүлегендә йөзенче бала беренче документлы булды. Малайга Аяз дип исем кушканнар. Документны рәсмиләштерү тантанасы үтте. Шундый күркәм вакыйга уңаеннан, Гөлназ һәм Артур Субушевлар гаиләсен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова , районда “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Эльмира Гарифуллина, туганнары котлады һәм туу турында таныклык тапшырдылар.
Сабый 6 октябрь көнне якты дөньяга аваз салган. Гөлназ һәм Артур Субушевлар көтеп алынган икенче балаларына Аяз дигән матур һәм тирән мәгънәле исем кушканнар.
Кадерле Гөлназ һәм Артур Субушевлар! Сезне әни һәм әти дигән җир йөзендә иң бөек һәм изге исемгә лаек булуыгыз белән ихлас котлыйбыз. Сабыегызны сау- сәламәт, изге күңелле, бәхетле язмышлы, якты киләчәкле итеп үстерергә язсын. Гаиләгезнең бәхет һәм шатлык учагы мәңге сүнмәсен!