Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2022, 19:53

Башкортстанда өлешчә мобилизация кайчан тәмамланачак?

Бу хакта “Бизнес ФМ Уфа” эфирында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич белдерде.

Башкортстанда өлешчә мобилизация кайчан тәмамланачак?
Башкортстанда өлешчә мобилизация кайчан тәмамланачак?

Башкортстанда өлешчә мобилизация 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак. Бу хакта “Бизнес ФМ” эфирында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич белдерде.

“Юк, безнең мобилизация дәвам итә, барысы да планлаштырганча бара. Барлык төбәкләрдә дә вакыт бүленгән – кайсы берсе иртәрәк, кайсылары соңрак. Без аны вакытында, 28 октябрьгә кадәр, гомум мобилизация тәмамланудан иртәрәк тәмамлыйбыз”, - дип аңлатты Михаил Блажевич.

Билгеләп әйтергә кирәк, илнең кайсы бер төбәкләрендә өлешчә мобилизация туктатылды. Өлешчә мобилизация процессы биремне үтәгән төбәкләрдә туктатылды.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: