Бер хатын мобилизацияләнгән ире өчен “гендер-пати” оештырган.
Ишембай районында яшәүче Гөлназ Нигмәтуллина өченче бала көтә. Сабыйның җенесе билгеле булгач, ул шатлыкны мобилизацияләнгән ире белән уртаклашырга дип Пензадагы хәрби әзерлек урынына юллана.
Икесе бергә төтен бомбасын яндыргач, ире улы булачагын белә.
Бу хакта Ишембай районы башлыгы Азат Ишемголов якташларына хәбәр итә.
Бәхетле гаиләгә озын гомер, гаилә иминлеге телибез.