Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2022, 19:31

Уфада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды

Бүген, Республика көнендә, Уфаның Совет мәйданында легендар комдив, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен ачу тантанасы үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тантана барышында бүген республикада – мөһим вакыйга, Ватанны саклап һәлак булган якташларыбызның каһарманлыгын хөрмәтләп искә алу көне булуын билгеләде.

Республика җитәкчесе һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Һәйкәл ачу тантанасында шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Әбдрәшитов, Донецк Халык республикасы башлыгы вазифасын башкаручы денис Пушилин, Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русия Оборона министрлыгының генераль инспекторы Валерий Баранов, архитектор Салават Щербаков чыгыш ясадылар.

Легендар башкорт герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы буенча куелды.

Чыганак һәм видео: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: