Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2022, 16:22

Чыпчыкта яңа обелиск ачылды

Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган якташларыбызның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарыбызның да исемнәре уеп язылган.

Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган якташларыбызның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарыбызның да исемнәре уеп язылган.

Сугышның беренче көненнән дистәләгән, йөзләгән ир-егетләр фронтка киткән. Авылларда калган аналар, хатыннар hәм балалар бихисап кара кайгылы хәбәр хатлары алганнар.

Әйе, илбасарларның, дошманнарның исемнәре күптән онытылган, ә батырларның исемнәре мәңге яши.   Бүген Чыпчык авылының уртасында алар хөрмәтенә обелиск калкып чыкты. Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган якташларыбызның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарыбызның да исемнәре уеп язылган.

Авыл халкын шундый истәлекле вакыйга белән район Советы секретаре Рәсих Акберов, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов, авылның ветераннар советы рәисе Зикаф Гайнаншин, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы - запастагы подполковник  Владислав Шакировлар тәбрикләп уздылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов иганә ярдәме күрсәткән якташларына һәм авыл активистларына авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада катнашучыларга Тушкыр авылында яшәүче шагыйрә Гөлшат Ихсанова үзе язган  шигырен укып ишеттерде.

Бөек Ватан сугышына авылдан 51 кеше фронтка китә, 16сы гына исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. 35 кеше—Чыпчык авылының тимер өзәрлек, егәрле ир-егетләре Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салганнар. Һәр гаилә тарихында сугышның эзе, кайгылы ярасы бар.

 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тиңдәшсез батырлыгын искә алып,  шаhит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тыныч көннәр, матур киләчәк теләп уздырылган митингка авыл кешеләре,  кунаклар,  дин әhелләре hәм  балалар да җыелган иде.

Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Чыпчыкта яңа обелиск ачылды
Автор:
Читайте нас: