Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2022, 22:18

Тагын урман янгыны

6 гектарга якын урман янган.

Тагын урман янгыны
Тагын урман янгыны

Көзге салкын һава торышына карамастан, бүген көндез, Зилаер районында урман янгыны булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча төп идарәсе хәбәр итүенчә, янгын Зилаер авылыннан 6 чакрым ераклыкта булган.

Сүндерү эшләренә 24 кеше һәм 7 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. 5.8 гектар мәйдандагы янгын кичке сәгать сигезләрдә сүндерелгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: