Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 14:21

Ут ачучы үз-үзенә кул салган

Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы: Ижау мәктәбендә 6 алты кеше һәлак булган һәм 20 кеше зыян күргән.

Ут ачучы үз-үзенә кул салган
Ут ачучы үз-үзенә кул салган

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов ут ачкан ир-ат үз-үзенә кул салганын раслады. Каравылчы һәлак булган, балалар арасында да үлгәннәр һәм яраланучылар бар, дип белдерде.

"Известия" мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар саны ун кешегә кадәр арткан, аларның бишесе балалар. Шул ук вакытта Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгында алты кеше һәлак булуы һәм 20 яралануы турында хәбәр итәләр.

"Бүген Ижау шәһәренең 88нче мәктәбендә атыш турындагы хәбәр полициягә килгәннән соң ук Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре вакыйга урынына чыкты һәм атучыны тоткарлауга юнәлтелгән чаралар оештырды. Полиция хезмәткәрләре атуны ачкан ир-атның гәүдәсен тапкан. Булган мәгълүматларга буенча, ул үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта 6 һәлак булучы һәм аның гамәлләреннән 20гә якын зыян күрүче турында билгеле”, - дип хәбәр итәләр ведомствода.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, мәктәптә атыш дәресләр вакытында башланган. Башта кара киемле ир-ат каравылчыны атып үтерә, аннары балаларга ут ача. Укучылар югары каттан сикергән, алар арасында да зыян күрүчеләр бар.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: