Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 13:05

Мәктәптә янә атыш

Билгеле булуынча, кораллы ир-атны әлегә тоткарламаганнар.

Мәктәптә янә атыш
Мәктәптә янә атыш

Бүген Ижауда Пушкин урамындагы 88нче номерлы мәктәптә атыш булган.

"Известия" хәбәр итүенчә, әлеге вакытта  укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләү бара. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

"База" телеграм-каналының беренчел мәгълүматлары буенча, уку йортына кара киемле ир-ат керә һәм атыша башлый.

"Известия" соңрак һәлакәттә каравылчы һәлак булуы турында хәбәр итә.

Ир-ат  мәгариф учреждениесенә керә һәм шунда ук каравылчыга ата, ары таба балаларга ата башлый. Биш укучы зыян күргән. Билгеле булуынча, кораллы ир-атны әлегә тоткарламаганнар. Хәзерге вакытта аны тоткарлау чаралары үткәрелә.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: