Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2022, 19:40

Радий Хәбиров мобилизация буенча киңәшмә үткәрде

Бүген, 24 сентябрь көнне, Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.

Радий Хәбиров мобилизация буенча киңәшмә үткәрде
Радий Хәбиров мобилизация буенча киңәшмә үткәрде

Киңәшмә үзәгендә өлешчә мобилизацияне оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре булды. Исегезгә төшерәбез, мобилизацияне илдә Югары Башкомандующий, Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде.

Әлеге киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар, хәрби комиссариатлар җитәкчеләре дә катнашты. Радий Хәбиров төп бурычларны билгеләде.

Республика Башлыгы муниципалитет башлыкларына хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм, шулай ук, мобилизацияләнүчеләрнең якыннары һәм туганнары өчен дә шундый ярдәм оештырырга кирәклеген белдерде.

Республика Хөкүмәте һәм муниципалитетлар башлыклары мобилизацияләнүчеләрне  әзерләү һәм хәрби җайга салу урыннарына кадәр уңайлы транспортлауны тәэмин итәргә тиеш. Радий Хәбиров  шушы максатларга автобус паркын әзерләргә кушты. Автобусларда  эчә торган су һәм сыйфатлы коры паек булырга тиеш. Республика җитәкчесе шулай ук автоколонналар йөрү юлында туклану пунктлары оештырырга тәкъдим итте.

"Без егетләрне барлык кирәкле яраклар белән тәэмин итә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә алабыз. Барыгызга да әлеге  эшкә мөмкин кадәр җаваплы карарга кирәк ", – диде Радий Хәбиров.

Чыганак һәм фото: glavarb.ru

Автор:
Читайте нас: