Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2022, 13:57

Башкортстан депутатлары яңа штрафлар кертергә тәкъдим итә

Штрафның суммасы шәхси эшкуарларга – 50 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр каралган.

Башкортстан Дәүләт җыелышы “Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында Кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль  закон проектын Дәүләт Думасына кертергә җыена. Кара һәм төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча законсыз эшкуарлыкны административ хокук бозуның аерым составына кертергә һәм штраф салырга тәкъдим ителә.

Документның текстына ярашлы, шәхси эшкуарларга – 30 мең сум, юридик затларга 200 мең сум штраф каралган. Закон проекты административ хокук бозу коралларын яисә предметларын кулга алынуы мөмкинлеген күз уңында тота. Законны кабаттан бозган өчен штрафның суммасы шәхси эшкуарларга – 50 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшмәкәрлекне административ туктатып тора. Лицензиягә ия булганнар, ләкин аның шартларын бозганнар өчен дә санкцияләр каралган.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: