Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2022, 17:09

Тәрәзәдән бала егылып төшкән

Кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар, яшь ярымлык бала үлгән...

Уфа шәһәренең Красин урамындагы 19нчы йортның 8нче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшкән. 

Билгеле мәгълүматлар буенча, бала өйдә әнисе һәм дәү әнисе белән булган.

"Кызганычка каршы, табиблар бала гомерен саклап кала алмаганнар, яшь ярымлык малай үлгән", — дип хәбәр иткәннәр Гражданнарны яклау идарәсендә. 

Көннәр эсселәнүгә,  ачык тәрәзәдән балалар егылып төшү очраклары ешая. 

Әти-әниләр,  балаларыгызны бик кыска вакытка да үзләрен генә калдырмагыз, бигрәк тә бүлмәдә ачык тәрәзә булганда. Москит сеткасына ышанмагыз, киресенчә, ул фаҗигагә этәрә генә. Еш кына балалар шушы сетка белән чыгып төшә.Тәрәзә янында мебель тормасын, бала менәрлек булмасын. Булдыра алганча тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз. Тәрәзәне берничә сантимер гына ачарлык итеп фиксатор куегыз.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: