Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2022, 16:00

Балтачта су басуга каршы чаралар күрелә

Балтач районында язгы ташуга каршы чаралар дәвам итә.

Балтачта су басуга каршы чаралар күрелә
Балтачта су басуга каршы чаралар күрелә

 

Балтач районында язгы ташуга каршы чаралар дәвам итә.

 

Иске Балтач авыл советы подрядчысы авыл биләмәләренә керү юллары һәм урамнарның канауларын һәм су үткәрү торбаларын кардан чистарту белән актив шөгыльләнә.

Язгы көннәр башлану белән Балтач районы юл хезмәтенең эшләре шактый артты. Сайтыбызда хәбәр иткәнчә, алар бу көннәрдә  автомобиль юлларындагы чокырларны тигекзләү буенча эшләр башкара.

Кайнар асфальт куллану әлегә мөмкин түгел, шуңа күрә ремонт салкын асфальт технологияләрен кулланып башкарыла, аңа түбән температуралар һәм дым куркыныч түгел.

Райондагы асфальт-бетон җитештерү заводы май аенда эшли башлаячак.

Балтачта су басуга каршы чаралар күрелә
Балтачта су басуга каршы чаралар күрелә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: