

Тәү тапкыр ерак тарафларга барасы газизләрен озатырга килгәннәрнең борчылулары берсүзсез йөзләренә чыккан. Яхшы кешеләр белән хезмәт итәргә туры килсен, ди алар. Исән-сау булып кире туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Бу теләккә аларның һәр якташы кушыла. Ватанны лаеклы саклаучы исеменә тугры булып кайтырлар. Егет сынавын үткәннәрен якты хатирәләрдә искә алырлар әле.
Иске Балтач авылыннан Ренат Әхәтов, Динар Хәмәтов, Данил Гыйльмуллин, Айнур Глимҗанов, Әрдәгеш авылыннан Алмаз Дәүләтов, Курачтан Александр Бабин,Тозлыбин авылыннан Дмитрий Салимянов, Тучыбай авылыннан Артур Фәттахов, Зиләзекүл авылыннан Илназ Назметдинов, Урта Елга авылыннан Максим Демьянов тигез сафка тезелделәр. Район Хакимиятенең физкультура, спорт, яшьләр сәясәте буенча бүлек начальнигы Максим Ахтариев хәрби хезмәткә юлланасы егетләргә бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. БР Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссарның призыв сораулары буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Ахмадиева тормыш мәктәбен үтәсе егетләргә җитди киңәшләр бирде.
Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең алдагы санында укый аласыз.