Алар башлангыч сыйныф укучылары белән "маментинкалар" — матур открыткалар ясадылар. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен котлар өчен булдырылды. Акциянең максаты: җылылык белән уртаклашу һәм уллары СВО зонасында булган әниләргә рәхмәт белдерүнең мөһимлеген һәркемгә искә төшерү мөһим. "Маментинкалар" укучылар өчен үз хисләрен белдерү, бәхет теләү һәм игелекнең бер өлешен бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Әниләр көне уңаеннан котлау өчен бер форсат бу. Ватанны саклаучы батыр уллары өчен якташлары рәхмәтле. Бүген аналарга җир йөзендә улларын чын ватанпәрвәр итеп, изге, якты һәм хисле итеп улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре юллыйлар.