Булачак ил сакчылары, аларның ата-аналары, туганнары, якыннары хушлашыр алдыннан ихлас аралаша. Якташ егетләрне хезмәткә озатырга килгән күпләр күз яшьләренә ирек бирә.
Оешкан рәвештә үткән егетләрне озату чарасында булачак солдатларга сораулар юллыйм. Чарага килгән әти-әниләре, күршеләре, кодалары, авылдашлары әңгәмәгә ихлас кушыла.
Тик борчылулары йөзләрендә чагыла.
Уллары, дуслары, туганнары, якыннары белән аралашканда сүзләр, вәгъдәләр, шаярулар яңгырый. Берәүләр улын, икенчесе күңеленә хуш килгән егетен, өченчесе оныгын, дүртенчесе алып караган баласын дулкынланып озата. Сүз дә юк: барысы да кадерле.
Богдан авылыннан Таһир Зыятдинов Башкорт аграр университетының Энергетика факультетын тәмамлаган. Магистратура укуын төгәлләп хәрби хезмәткә юллана. Ике сеңелесе өчен җаваплылык тоеп өйрәнгә абый кеше. Әтисе Радис Фәнис улы вакытында солдат юлын лаеклы үткән. Иске Тимкә авылы егете Ленар Ганиев та эштән куркып өйрәнмәгән. Уфа дәүләт нефть -техник университетының магистратурасын тәмамлаган. Ленар Рөстәм улы белән Эльмира Руслан кызы гаилә корганнар. Абыйсы Динар хәрби хезмәт чоры турында сөйләп, энесенә киңәшләр бирергә өлгергән. Аның кебек Ленар Ганиев та хезмәттә сынатмас әле. Авылдашы Реналь Сәфәров Казан төзелеш һәм архитектура колледжын тәмамлап, Ижау шәһәренә югары уку йортына читтән торып укырга кергән. Xәрби хезмәтне лаеклы үткән әтисе Илүс Зәки улының сүзенә колак салып, Реналь сынатмаска ниятли.
Иванай авылы егете Кирилл Минилгалиев Екатеринбург тимер юллар колледжын тәмамлаган. Егет электрик һөнәрен үз иткән.
Ике энесе өчен үрнәк булырга тели абый кеше. Иске Балтач авылыннан Илнур Әхкамов Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Ул солдат көнкүреше ни икәнен үз иңнәрендә тойган әтисе Владислав Динавир улы кебек үрнәкле солдат булырга планлаштыра.
Район үзәгеннән Урал Шакиров Уфа ягулык-энергетик колледжын тәмамлаган. Тырыш егет хәрби хезмәтен лаеклы үтәргә ният итә. Аның авылдашы Родион Иликбаев Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Изге бурычын үтәгән әтисе Александр Илчибаевичның киңәшенә ул гел игътибар белән карый."Яхшы хезмәт итәргә. Билгеле, армия —ул санатория түгел. Берсүзсез командирларны тыңларга, түзәргә кирәк вакыты да булырга мөмкин",—ди тәҗрибәле әтисе. Көмьязы авылыннан Артём Моренков Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлап, һөнәр алган. Якыннары егеткә тик уңышлар тели. Яшь солдатның исән-сау йөреп кайтуларын теләгән якыннарының киңәшләренә һәрчак игътибарлы якташлар.
Санаулы вакыт эчендә юлга чыгасы бар егет белән дә сөйләшеп өлгереп булмады.
Рәсми чара вакыты санаулы. Боерык буенча егетләр тигез сафка тезелешеп басты. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары комиссары Ансар Арсланов хәрби частьларына барганчы иртәгәсе солдатлар үтәсе баскычларын аңлатып үтте. Яңалыкларга, ата-аналар белергә тиешле мәгълүматларны әйтеп, киңәшләр бирде:
—Бүген Русия Кораллы Көчләре сафларына Балтач районы егетләре юллана. Русия Федерациясендә хезмәт итәчәксез.Сау-сәламәт булып туган якларга кайтуыгызны көтәбез.
Ары таба Ансар Фазылкарам улы сүзне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка бирде. Илгиз Әхвәс улы балтачлыларга хезмәттә уңышлар юлдаш булуын теләп, шелтәсез хезмәт итүләренә ышаныч белдерде.
—Xәрби хезмәткә чакырылган хөрмәтле егетләр, ата-аналар, озатучылар! Балтачтан хезмәткә барган якташлар бер дә сынатканы булмады."Призывник көне" чарасындагы чыгышлар буенча әйтә алам: сез дә сынатмассыз, дип ышанам. Тиешле вакытта лаеклы хезмәт итеп кайтуыгызны көтәрбез. Намус лы итеп, акыллы командирлар җитәкчелегендә хезмәт итеп исән-сау кайтыгыз. Изге юл сезгә , —дип Илгиз Әхвәс улы егетләргә теләкләрен җиткерде. Район Хакимияте исеменнән изге бурычын үтәргә юлланасы һәр егеткә Максим Ахтариев бүләкләр тапшырды.
„Газель” автомашиналарында Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юлланды...
Газизләрен озаткан аналарның, якыннарның керфекләре чыланып калды. Һәммәсенә дә изге бурычларын үтәп, туган якларына имин кайтырга язсын. Xәерле сәгатьтә!