Барлык яңалыклар

Гомер ике килми...

Радиодан җыр яңгырый. Юк, җыр гына түгел, үзәк өзгеч бер моң! Сагыш! Сүз белән генә аңлата алмаслык Сагыну...”Гомер ике килми, утлар ике сүнми, без янып тик  бер сүнәрләр... Әйе, Уфа юкәләре исемле җыр алар парлашып, дуслашып йөрегән заманнарның яраткан җырлары иде...

Альбина белән Алексейга багышланган җыр диярсең.Аларның яшьлек еллары тоташ шушы моңлы җыр кебек башланды бит.
“Безнең мәктәп еллары бик күңелле үтте . Алексей бик көчле спортсмен иде. Районда ярышларда гел алдынгы булып чыгыш ясый. Республика  күләмендә билгеләнде. Кансафаровлар нәселе җитезлек, кыюлык белән аерылып торды. Сыйныфташлары арасында дус, яхшы иптәш булган. Зур планнар куеп яшәде“,— дип хәтерли Альбина. Кеше – акыллы, яраклашудан, башкаларның  фикерен тыңлый белүче зат. Алексей шуларның берсе иде.(Никадәр авыр 38 яшьлек әзмәвердәй баһадир турында үткән заманда язу!). Кайда да алдынгы булды. Картәтисе Кансафардан үрнәк алып яши башлый. Тормышта үз урынын таба . Нефтекама шәһәрендә нефтяник һөнәренә укырга керә. Анда да яхшы укый. Уку дәверендә үк армия сафларына алына. Гел дус булып йөргән Альбинасы Алексейны көтәргә сүз бирә. Хәдисләребездә сүз бирү – бурычка керү дип әйтелә.Кансафаров солдат хезмәтен Екатеринбург шәһәрендә укчылар отделениесендә  үтә. Өч ел тапый солдат юлларын. Снайпер буларак аерылып тора. Өлкән механик һөнәрен үзләштерә. Тормыш шулай корылган. Меңнәр арасыннан икәү бер-берсен таба да, киләчәккә карап гомер сукмагыннан атлыйлар. Мәхәббәт, өмет, яратуны юлдаш итеп. 2012нче елда  матур тормыш корып  яши башлыйлар. Шул 2012елның 7нче сентябрендә беренче сабыйлары Евгения туа. Иң зур бәхете, яшәү мәгънәсе, сүнмәс кояшы—кыз алып кайтуы була. Хәзер яңа гаиләдә яңа проблемалар барлыкка килә. Ир-егет гаиләне карарга, сабыйны үстерергә, башкалар кебек яшәргә тиеш. Игътисад шундый, күпләрнең язмышы шул Себер  белән бәйләнгән. Кешечә яшим дисәң төшемлерәк урынга барырга, эшкә урнашырга кирәк. Бары тик күңелне киткәне шул, айлар буе гаиләдән аерылып торырга, якыннарыңның күңел җылысын сирәк татырга туры килә. Туган туфрактан кадерле  бер җир дә юк бит. Туган өйнең ишеген ачып керүгә адәм баласын аңлатып бетмәслек тынычлык баса. Себер тарафлары куркытмый  Алексейны. Высотник- маляр хезмәтен башкара, булдыклылыгын күреп мастер итеп тәгаенлиләр. Җитәкчеләре ихтирам итәләр, үзе дә уңган булган-кайбер сменаларда 2-3 ай тоташ эшләргәдә өйрәнеп китә. 2017 елның 8нче февралендә Кира исемле кызлары туа. “Кызлы  йорт – бәхетле йорт”, әти кешенең бәхете чиктән ашкан көннәр...2022нче елның мартында нәсел дәвамчысы Максим туа. Дөньясы түгәрәкләнгән көннәр. 2022нче елның сентябрендә мобилизация башлана.  Алексейның бу көннәрдә әйткән сүзләре: “Син һәрвакыт туган илгә мәхәббәт ди идең . Мәхәббәтне сатып алып булмый, аңа лаеклы булырга кирәк! Мин өч орденлы Кансафарның оныгы! Иртәме, соңмы мин шушы нигезгә кайтып егылачакмын!” Ул китте,ут эченә китте. СВОда 4 ай хезмәт иткәннән соң авылга кайтып төште. Күп балалы   әти кеше кире кайтып төшә. Безнең балаларның, әтисе  Данисның шатланганын күрсәгез икән. Кичәге солдатның төн йокылары качты.  Хәрби операциядән нык үзгәреп кайтты. “Анда минем кебекләр калды бит. Мин хезмәтнең нәрсә икәнен татыдым. Русиянең асыл егетләре окопларда калдылар. Мин алар өчендә бурычлы”. Ике ел үз намусы белән тарткалашып яшәде. Xәрби комиссариатка барып контракт төзеде, СВОга яңадан юлланды.  Штурмовой отрядында отделение командиры итеп билгелиләр үзен. “Көн аралаш сөйләшеп торсакта безгә барын да сөйләмәде.  Кыюлык, җиңүгә омтылыш һәм ышану аны яшәткәндер.Вакытлы хәрби операциядә катнашкан иптәшләре соңгы минутларын тасвирлап яздылар.  8 солдат белән камалышта калалар. Алексей якынлашып килгән дронга үзе ташланган. Иптәшләре исән калсын өчен! Бу вакыйга  Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәре янында 2024 елның  6нчы сентябрендә  була.”Туганнар , дуслары,  якыннары җыелышып елашабыз. Ә минем күңелемдә “Гомер ике килми”.. җыры яңгырый. Миңа ул һәрвакыт тере! Ә мәхәббәт гомерләрдән озын  ....
  Бар уй –гамәлләре белән Ватан өчен җан бирмәктән йөрегән ул егетләргә карап авыллар халкы соклана.  Аларның язмышлары да  төрлечә.  Илебез каһарманнары үзләренең тарихи рольләрен иң җаваплы мөһим урында күрәләр. Алар белән халкыбыз горурлана. Бар әле, бар Ватан саклауны  төп бурыч итеп көн итүчеләр! Шуларның берсе Алексейның ике туган энесе— Султанов Игорь Радикович. Башлангыч сыйныфларда Тибел авылында укый,  урта белемне Шәвъяды мәктәбендә ала.  Дуслык хисләрен  бергә укыган егетләре сагынып сөйлиләр.Мәктәп директоры Вениамин Шаймиев түбәндәгеләрне сөйләде: “Игорь зирәклек  һәм сабырлык күрсәтеп яшәүче егетебез иде. Тормышта, көнкүрештә        һич  югалып калмас. Эш остасы иде. Плотник, столяр булып эшләргә булдырачагына иманым камил иде.  Тыңлаучан, җитди укучы буларак истә калган Игорь. Дуслары, замандашлары күп иде. Яшь буын кешесенең  формалашкан  дәвере ул мәктәп еллары. Гадилектә бит бөеклек.”
 Вакыт –гомер төшенчәләре бик тиз үтә шул. ДОСААФ линиясе буенча водитель һөнәрен үзләштерә Игорь. Укуны тәмамлагач  “ Искра” колхозы рәисенең шәхси водителе булып эшли эшли. Таләпчән Фларит Әсхат улы Хабипов белән күндәм генә эшлиләр.  Нәкъ  яңа эш башлау шул вакытта отышлы иде.  Шулай Игорь дуслары белән  мөнәсәбәтне тагын да ныгыта торган яңа эш таба.  Ревда шәһәрендә балта осталары  төзүчеләр бригадасын төзи.   Атасыннан калган кәсебе белән  тормышын рәтләде.  Бәхетле ата  тойгыларын кичерде. Игорьнең әнисе Эльвира Бикбулатова истәлекләреннән: “Яшьлек һәр кешенең тормышында бер генә килә.   Игорь бала күңелле кеше иде. Яшәешнең максатыда үзеңнән соң дәвам калдыру бит.” Кызы Султанова София быел беренче сыйныфка бара. Һичбер ата-ана да баласына яхшы тәрбиядән  дә кыйммәтлерәк нәрсә бирә алмас. Берникадәр СМУЗ заводында эшләп ала. 2024 елның  14нче маенда Тәтешле хәрби комиссариатында  контракт  төзи. Илнең азатлыгы өчен көрәшкә юллана. Яу бит ул—уен түгел дип  юкка гына әйтелмәгән. Донецк юнәлешендә каты бәрелешләрдә  гранатомётчик булып  хәрби бурычын үти.  Штурмовик сүзе һәркемгә аңлаешлы инде. Яу яланында иң алда баручы кыюлардан сайлап алынган нык хәзерләнгәннең  удар бригадасы.  Ул көнне дошман гаскәрләре артиллерия утын туктаусыз яудыралар. Игорь санаулылар арасында  чираттагы штум вакытында 2024 елның 2нче октябрьдә, үзенең туган көнендә, һәлак була.  Аңа бары 35 яшь иде!

Иске Дүртекәй авылынд а  җирләнгәннәр Алексей һәм Игорь Кансафаровлар . Авыл очында мәрхүмнәрнең истәлегенә Обелиск куелган. Русия  флаглары геройларның  каберләре өстендә җилферди.  Иптәшләре, туганнары  бу  соңгы  сүзләрен  ташта мәңгеләштергәннәр.  Шик юк, җиңү безнең якта булачак. София генә әтисенең кайтырына ышана, көтә, сагына. Күпме сабыйлар ятимлекнең рухи  җәфаларын кичерерләр, күңел халәте язмыш үртәүләре белән янәшә барырлар. Бер юлы ике якын кешеләрен югалту, яңадан алар белән фанилыкта очрашу мөмкин түгел икәнен  аңлаучы әтиләре Данис Кансафаровка гына  чиксез авыр. Бик авыр. Ул авырлыкларны күз яшьләре дә юып төшерә алмас. Ходай ярдәм бирсен...
                   Хәнис ХАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас