Барлык яңалыклар

Безнең Илсур

Гаиләдә хезмәт тәрбиясе белән үскән, күркәм холыклы Илсур Хафизовны беренче тапкыр авыл Сабантуенда күрдем.

Безнең Илсур
Безнең Илсур

. Батырлар ярышында алдынгы егетләр бәйгесендә дусты Марат Гыйльметдинов белән Илсур көрәшкә чыкканнар.Бу егетләр берничә ел мәйданга үзләрен күрсәттеләр.  Көч- дәрмәне ташып торган чагында ук фидакарьлеге , җиңүгә омтырылышы,  физик яктан гайрәтле булуы белән хәтердә калды. Көндәшленең бер асыл егете ул Илсур. Авылдашлары арасында абруйлы, хезмәт сөюүче булдыклы кеше. Үз сүзең өчен җавап бирүне яшьтән үк алга ала. Мәктәптә укыганда ук кешене эш бизәгәнен аңлап үсә, үзеңне бары тик эш-гамәл белән күрсәтеп була. Тырыш ул, булдыклы. Кая тотынса шунда үзен күрсәтә, танышлар, замандашлар арасында аерылып тора. Ир-егетләргә хас сыйфатларны тиз һәм теләп үзләштерә. Үрнәк алыр кешеләре—әтисе фермада терлекче, әнисе сыер савучы. Хезмәт алдынгылары гаиләсендә күркәм сыйфатларны яшәү рәвеше итеп алган. 1992нче елда үзаллы тормышка аяк баса, 87нче Балтач һөнәрчелек-техник училищесына укырга керә, киң профильле механизатор булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Укыган елларда мастер булып эшләгән Зөфәр Рамазанов  абыйга гомер буе рәхмәтле. “Сабыр холыклы, дөньяның ачысын- төчесен күргән, төпле белемле узаман ул Зөфәр абый. Тракторчы- машинист булсаң, иренмәсәң яшәргә була. Һәркем үзенә ризыкны үзе таба. Табигатьнең төп законы шундый. Машина механизмнарга мәхәббәт орлыклары безнең күңелгә шул заманда салынгандыр”,— дип сүз башлады Илсур. 1994нче елның декабрендә аның язмышында яңа чор башлана. Ул армия сафларында.Тыныч заманда аның тормышында дәхшәтле еллар ... Моңсу талгын гына дәвам иткән тормышка чик куелды. Туган илгә биргән солдат антын үтәргә чакырды язмыш. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный, йомшакларны бәреп ега, таптый, күңелен изә. Яманаты чыккан  Чечня. Безнең язмыш – сугыш аша үткәннәрнең тормышы сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы дәверләргә бүленә. Партия һәм ил кушканнарны намус белән үтәрбез дип ант иткән 17-18 яшьлек  егетләр. Анда булганнарның йөзләре дә бертөрле. Тәвәккәлләр, аз сүзлеләр, хәрбиләрчә конкрет  фикерләр. Илсур да шундыйларның берсе.  Аңарда ясалмалылык юк. Ул һәрвакыт ачык. Ачык булу ул куркуларның , эмоцияләрнең күзенә туры карау. Өйдә дә, эштә дә  халык белән  тыгыз элемтәдә. Чечняда күргәннәр дөм икенче рухи тарафларга алып килгән. Зур афәтләр аны сындыра алмый. Тыныч тормышны, якыннарын, замандашларын сагынып кайта авылга. Сугыш1995нче елда үк аның тәненә авыр яралар салган. Көнтүгеш егете Фирдәвис белән Грозный шәһәре кырындагы вертолётлар мәйданчыгында алган яралар тәндә дә, күңелдә эз калдырган. Авылга кайта. Аны көткән Гөлнарасы  белән өйләнешеп, ару гына урнашып, гөрләтеп яшәргә исәбе. Йорт сатып ала, бөтен булмышы белән эшкә чума. Урман кисә, такси хезмәтен оештырып җибәрә. Ләкин язмыш чылбыры тагын бер имтихан барын искә төшерә аңа. Кичәге взвод командиры урынбасарын хәрби комиссариат  чакыруы белән яңадан ут эченә ташлый тәкъдир.  Тагын Чечня, тагын өч ел (1999— 2002нче елга чаклы) бу тынгысыз көннәр тезмәсе булып биографиясенә кергән.“Үз теләге” белән дип языла хәрби билетына. Ветеран, 23 яшендә хәрби бәрелешләрдә чыныккан Илсур Хафизов тыныч тормышка кайта. Чечняга ике “сәяхәт”күп санлы хәрби наградалар белән билгеләнә. Туган илгә кайту яңача яши башларга мөмкинлек бирә.Барысын да онытып гамәл кылырга исәбе. Балалары Роксана, Ильвир һәм Ридәль тормышка ямь өстиләр.
Күп афәтләр узып тормышны җайлап алып барырга нияте. Кул кушырып утырмый, Себер тарафларына йөреп эшли башлый. Эшкә бирелгән фанат ул Илсур. Дуслар, хезмәттәшләр арасында үз кеше булып кала. Йорт- кураны ныгыта. Заманча таләпләргә җавап бирерлек уңайлыклар хәстәрли. Уңганлыгын күреп тордык.
 Инде өченчегә язмыш сынар дип кем уйласын ! Махсус хәрби операция башлангач, ил сакларга ышанычлы, үткер егетләргә тәкъдим ясыйлар. Билгеле, алар арасында Илсур да була.. Бу хәбәрне ишеткәч безнең арада  фронтка юллану турында әңгәмә бик кыска булды. “Әйе, мин ике тапкыр тәмугта булдым. Хәзер мәсьәлә бик конкрет тора, илебез куркыныч астында бит. Мин бармасам кем бара? “. Бу сүзләргә каршы аргумент таба алмадым. Дөрес фикерли бит. 2022нче елда Илсур Шәйморатов исемендәге батальон составында  илебезнең бәйсезлегенә янаучыларга каршы көрәшә.Бу  составта 2024 елның 5нче июлендә каты яралана. Иртән, 4сәгать 25 минут .  Таң беленә. Иптәшләре аны  яу кырыннан алып чыгалар, госпитальгә озаталар. "Мәскәүгә озатуны якташым, “Танып” позывнойлы егет оештырды, госпитальгә кадәр элемтәдә булды. Мин аңа мәңге бурычлы!  Аңыма килгәндә минем алда хирург иде. Утны- суны кичкән, берничә тәүлек йокламаган, алҗыган кешене күрдем. Яралылар күп, һәрберсен фанилыкта алып калырга тырышкан бу бәндә яныма утырды. Тартасыңмы дип сорады. Бергәләп төтәсләп җибәрдек. Җанны, күңелне ашаган минутлар! Табиб сүз башлады:” Руку твою практически оторвало. Очень опасно, гангрена может начаться. Терпи, сейчас оперировать будем”. Менә күз алдыннан кыска гына гомер юлы үтеп китте.Тормышымда яңа чор башланды.  Күңелемдә кызым Роксана, минем кебек яу кырында көрәшкән улым Ильвир, уку яшендәге Ридаль, гаиләм килеп басты. Яшәү дәвам итә, яшәү мәҗбүри. Мин яшәргә бурычлы. Шушы хакыйкатьне аңладым.  Өмет белән ышанып яшәргә нигез бар. Госпитальдә үткән 6 ай вакыт һәркемдә уйланырга, алдагы көндә яшәргә вакыт икәнен планлаштырырга ирек бирә.  Әнием тәрбиясен бары тик бер җөмлә белән генә әйтеп аңлатып була: “Ходай барын онытма!”.Бу дөньяда мин ялгыз түгел. Туган илдә мин чын дусларны , ярдәм кулы сузганнарны очрадым . Үз- үземне сынау вакыты җитте.
 Узган гомер – аккан су. Ниһаять мин авылда. Минем хәлемне бар дөнья белгән икән. Игелекле, илтифатлы  кешеләр арасында яшәгәнмен бит. Башлап район Xакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушевның көндәлек ярдәмен тойдым. Лилия Тәлгать кызы  Хөсәинова булган мохтаҗлыкларымны аңлап ярдәм итеп бардылар . Эшкуарлар Марат һәм Ринат Хәйруллиннарның ихлас ярдәмен тоям. Күршеләрем Наил Әхмәдуллин, Гөлназ, Айдар  Галләмовлар,  Мәгъдән Шакиров, Илдар Хәсәновлар
белән кайнашып яшибез. Материаль һәм  рухи ярдәмнең чиге юк.  Минем кебек СВОдан кайткан улым Ильвир, балалар Роксана, Ридаль тормышыма ямь өстиләр. Бу халәтемә ныклап күндем.  Күңелемдә:  “Тип, йөрәгем , бер дә туктама син. Бу дөньяны мин бит яратам",—дигән моң чишмәсе чылтырый. Яшәү дәвам итә.


Ханис ХАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас