Барлык яңалыклар

Көзге чакыру кампаниясе башланды

1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Бу чор-күп кенә яшьләр тормышында мөһим этап.

Көзге чакыру кампаниясе башланды
Көзге чакыру кампаниясе башланды

  "Балтач егетләренең хезмәткә әзер булуларына мин бик шат. Күпләр чакырылыш комиссиясе аша уңышлы уза, армиянең төрле гаскәрләрендә хезмәт итүгә карата үз өстенлекләре белән уртаклаша. Бу безнең булачак яклаучыларыбызның патриотик рухы һәм җаваплылыгы турында сөйли! Без һәрбер егеткә тормышның бу мөһим этабында ярдәм итәбез һәм мин ышанам ки, армиядә хезмәт итү алар өчен сынау гына түгел, ә яңа күнекмәләр һәм тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә булачак.

Чакыру турында иң мөһиме:  көзге чакыру чаралары, элеккечә үк, планлы тәртиптә үткәрелә һәм СВО үткәрүгә бәйле түгел. Барлык хәрби хезмәткә алынучылар Русия территориясендә генә хезмәт итәчәк.Чакыру буенча хәрби хезмәт вакыты 12 ай тәшкил итәчәк. Барлык яшьләрне дә хәрби хезмәткә чакыру яшенә җаваплы карарга чакырам. Шуны истә тотарга кирәк: армиядә хезмәт итү-бурыч кына түгел, зур эшнең бер өлеше булу мөмкинлеге дә ул!"— дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

 

Автор:
Читайте нас