"...Бу мөһим һәм кыю карарны туганнары, якыннары, дуслары хуплады. Русияне, туганнарын һәм якыннарын яклау турында шундый кыю карар кабул иткән барлык якташларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез-үз илегезнең чын патриотлары! Без махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз һәм сезгә уңышлар телибез. Сезнең җиңү белән кайтуыгызны биредә, безнең район үзәге мәйданында көтәбез. Бергә без көчлерәк! Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә мәгълүмат. Контрактны Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатта (8(34778)2-16-76 телефоны буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы буенча, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариаты (8(34753)2-13-34 телефон номеры) бүлегендә, яисә Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47 адресы буенча «Защитник» бердәм үзәгендә имзаларга була.адресы: Уфа, Элеватор урамы, 15. Тулырак мәгълүмат 8-800-550-55-25 телефон номеры буенча һәм башбат. рф. сайтында. Республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүгә килешү төзүче контрактчыларга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гамәлдә булуын озайтты. Хәзер алар 2025 елның 31 октябренә кадәр гамәлдә булачак",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.