Барлык яңалыклар

Үз фикерем бар

Мин, Хафизов Илсур Мәгасум улы,  1976 елның 11нче ноябрендә тудым.

Үз фикерем бар
Үз фикерем бар

Безнең гаиләдә 3 малай һәм 1 кыз. Көндәшле урта мәктәбен тәмамлагач, киң профильле тракторчы һөнәренә ия булдым. 1994 елның 5нче декабрендә хәрби  хезмәткә алына. Ике ел хезмәтем Чечен Республикасында, эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә үтте. Аны сержант һәм взвод командиры урынбасары дәрәҗәсендә тәмамладым. 1999нчы елда яңадан контрактка кул куйдым. Шулай ук взвод командиры урынбасары булып хезмәт итеп, хезмәтне старшина дәрәҗәсендә тәмамладым, хәрби тәҗрибә алдым. Беренче Чечен сугышы минем язмышымда үз эзен калдырды. 2002нче елда кайттым, өйләндем. Төньякта вахта ысулы белән эшли башладым. Күп еллар шулай эшләдем, балаларымны тәрбияләве өчен яраткан хатыныма рәхмәтлемен.

СВОга 2022нче елның августында Оборона министрлыгы белән контракт төзедем.

Хәрби хезмәтне Шайморатов ботальонында башладым. Штурм ротасында старшина званиесендә хезмәт иттем. Сентябрьдә аягыма яра алдым. Госпитальдән һәм реабилитациядән соң шул ук батальонга кайттым, ләкин миномёт батареясында. 2024 елның җәендә хәрби бурычны үтәгәндә Дрон-камикадзе һөҗүме астына эләгеп-җитди җәрәхәтләр алдым. Шул вакытта кулны югалттым. Төзәлү бик җиңелләрдән булмады. Җиде ай госпитальдә дәваландым,  Мәскәү шәһәренең Бурденко исемендәге госпитальдә зур ярдәм күрдем, аякка бастырдылар. 2025нче елның февралендә демобилизацияләнеп, өйгә кайттым.

Автор:
Читайте нас