Барлык яңалыклар

Түгәрәк өстәл узды

Балтач үзәк район китапханәсендә армия мәдәнияте көннәре кысаларында түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл узды
Түгәрәк өстәл узды

Балтач үзәк район китапханәсендә «Балтач районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре эшендә патриотизм һәм гражданлык үзаңын формалаштыруга ярдәм итү»темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Патриотик тәрбия эшчәнлекнең төп юнәлешенә әверелде, чөнки ул гражданнарда Ватанга, тарихка, мәдәнияткә һәм традицияләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга, шулай ук гражданлык позициясен, җаваплылыкны һәм Ватанга хезмәт итүгә һәм аны яклауга әзерлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Чара кунаклары үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Балтач китапханә системасы директоры Әлфидә Муллагалиева чыгыш ясады. Ул теманың актуальлеген, гражданнарда актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм тәрбияләүдә төрле ведомстволарның хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады. Нотыклар белән мәгариф бүлеге методисты Рима Сафина, «Юнармия» патриотик клубы җитәкчесе Илнур Сираев, мәдәният бүлегенең методика бүлеге мөдире Лариса Ахунова, мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нәфыйкова,  баш методист Гөлназ Гайфуллина чыгыш ясадылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар патриотик тәрбиягә һәрьяклап ярдәм итү һәм үстерү механизмнарына кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, яшь буынны патриотик юнәлештәге проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү формалары тәкъдим ителде. Юнармияче активист Реналь Ханов автоматны сүтеп-җыю буенча мастер-класс күрсәтте. Утырыш азагында Әлфидә Гатифовна патриотик проектларны гамәлгә ашыру кысаларында барысына да нәтиҗәле эш теләде. Чарага уку залында " Без-хәтерлибез! Без-горурланабыз!"«Патриотическая полка»китапларын үз эченә алган.

 

Түгәрәк өстәл узды
Түгәрәк өстәл узды
Түгәрәк өстәл узды
Автор:
Читайте нас