Барлык яңалыклар

Тарих елъязмасын битләгәндә

 "Үткәннәрнең елъязмасын битләгәндә" чарасы тарихка балаларның игътибарын арттыру йөзеннән оештырылды. Балтач районының 95 еллыгы кысаларында "Үткәннең битләре" дигән тарихи экскурсия узды.

Тарих елъязмасын битләгәндә
Тарих елъязмасын битләгәндә

Түбән Карыш авылын өйрәнүче Г.Ф. Суфияров балаларга Балтач районы тарихы, аның ерак үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Балалар "Тарихтан киләчәккә" һәм "Районның 80 еллыгына"дигән китаплар белән таныштылар. Шулай ук авылның өлкән яшьтәге кешеләренең фотолары белән танышырга бер форсат булды бу. Авылдашларның эшләре, казанышлары турында яңалыклар белү бик фәһемле булды. Балалар тыңлап кына калмадылар, ә район турында нәрсә белүләре турында әңгәмә дә алып бардылар.

 

Автор:
Читайте нас