Барлык яңалыклар

Каһарман якташларны белик

"Безнең якташлар- СВО Геройлары" батырлык дәресе Көнтүгеш авыл  мәдәният йортында үтте.

Каһарман якташларны белик
Каһарман якташларны белик

Балаларга махсус хәрби операциянең кайчан һәм ни өчен башлануы, анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы, аларның  Ватанга мәхәббәте турында сөйләделәр. Балалар СВОда катнашучы якташлары Сафин Роберт турында белделәр,ул батырларча һәлак булды.Бүген алгы сызыкта булган Галин Илфат, анда булган Миңнегалиннар Артем һәм Игорь, Минисламовлар Самат һәм Руслан турында  сөйләделәр.

Мәрхүмнең кызы Сафина Лилия Роберт кызы , Илфатның әнисе Адуся Ихсан кызы чарага чакырылды. Чара фотосурәтләр, видеороликлар белән үрелеп барды. Балалар игътибарына йөрәкләребездә мәңгегә калачак махсус хәрби операция геройлары турында журнал-газеталардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык һәм стела янына чәчәкләр кую белән искә алдылар! Батырлыклары онытылмас.

 

Каһарман якташларны белик
Каһарман якташларны белик
Автор:
Читайте нас