Барлык яңалыклар

Изге бурыч үтәргә

Язгы чакыру-2025 кампаниясе дәвам итә. Изге бурыч үтәргә балтачлылар 19нчы июнь көнне  янә юлланды.

Изге бурыч үтәргә
Изге бурыч үтәргә

Булачак солдатларны туганнары, якыннары озатырга килгән. Тантаналы һәм дулкынландыргыч  мохиттә якташларны Ватан сагына озаттылар. Район Хакимияте вәкиле Максим Ахтариев җаваплы юлга озатыр алдыннан ихлас теләкләрен җиткерде һәм призывникларга бүләкләр тапшырды. Унбер егеткә йөрәк түреннән чыккан теләкләрен әниләре, авыл биләмәләре башлыклары җиткерде. Булачак солдатларга ышанычларын белдерү, тормыш мәктәбен лаеклы үтеп кайтырга теләү бик мөһим. Егетләр тормышта җаваплылыкны, җитди сорауларны хәл итеп аңлый. Ир-егетләр иңенә киләчәктә гаилә өчен җаваплылыкны алырга туры киләчәк.

Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча призыв мәсьәләсе буенча өлкән белгеч Рәсимә Фәрваз кызы озатуында иртә сәгатьтә егетләр ерак юлга чыкты.

Изге бурыч үтәргә
Изге бурыч үтәргә
Изге бурыч үтәргә
Изге бурыч үтәргә
Автор: Рима Валиева
Читайте нас