Булачак ил сакчылары, билгеле ки, игътибар үзәгендә.Егетләрнең ата-аналары, туганнары, якыннары изге теләкләрне якыннарына әйтеп, очрашыр вакыт турында сүз куша. Һәркайсы җылы сүз юллый. Булачак солдатларны хезмәткә озатырга килгәннәрнең әйтер фикере, теләкләре бихисап.
Чакыру барышында егетләрне озату чарасы янә шулай оешкан рәвештә үтәчәк. Дулкынлану кичергән төркемнәр янына барып булачак солдатлар белән танышам. Бу юлы хушлашырга килүчеләрнең тәртипле мөгамәләдә булуы игътибарны җәлеп итә. Озатырга килгән әти-әниләре, зур әтиләре, күршеләре, авылдашлары әңгәмәгә теләп кушыла.
Якыннары өчен борчылулары билгеле.
Таң атмас борын киләчәкне тик яхшыга юраган өлкәннәргә эндәштем. Уллары, дуслары, туганнары, якыннары белән аралашу белән мәшгульләр. Берәүләр улын, икенчесе күңеленә хуш килгән егетен, өченчесе оныгын, дүртенчесе алып караган баласын дулкынланып озата. Күренеп тора: һәркайсы газиз, кадерле.
Көмьязы авылы егете Артур Гыйниятуллин Уфада юридик колледж тәмамлаган. Егет юрист һөнәрен үз иткән. Бер апасы, өч сеңелесе өчен үрнәкле хезмәт итәсе килә. Аның авылдашы Алмаз Сафин да күп балалы гаиләдән. Егет Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. „Вакыт тиз үтүчән. Абыйлары хезмәт итеп кайтып гаилә кордылар. Хезмәт җиңел түгел, әмма түзем булыгыз. Тугры дуслар табыгыз. Көтәрбез”,— дип теләкләр юллый әнисе Рәмзия Тимерхан кызы.
Иске Балтач авылы егете Радим Карамов Аграр университетында белем алган. Сеңелесе Диана, энесе Кәрим өчен абыйлары үрнәк иясе. Xезмәт итеп кайткач та шулай булсын. Иске Балтачтан Даниил Дарин Туймазы колледжында белем алган. Әнисе Рита Ахметгалиевна өч балаларын дус-тату мохитендә тәрбияли. Сеңелесе Алиса, энесе Николай абыйсына изге теләктәләр. Иске Балтачтан Динар Сайфутдинов Бөре күп профильле колледжын тәмамлаган. Xезмәт итеп кайткан өлкән абыйсы Ярослав киңәшләренә колак сала. Киләчәктә энесе Данирга Динар үзе киңәшләр бирә алыр әле.
Уллары әниләренең горурлыгы булыр әле...
Вакыт чикле. Рәсми чара башында бар егет тигез сафка тезелешеп басты. Район Хакимияте вәкиле Максим Ахтариев балтачлыларга район җитәкчелеге исеменнән хезмәттә уңышлар теләп, шелтәсез хезмәт итүләренә ышаныч белдерде һәм юлга чыгасы егетләргә бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссары Ансар Арсланов егетләрнең ата-аналарына акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре юллады. Чакыру эш тәртибе таләпләре, үзенчәлеге белән таныштырды.
—Xезмәткә барган якташлар кебек сынатмассыз дип ышанам. Тиешле вакытта лаеклы хезмәт итеп кайтуыгызны көтәрбез. Намус кушканча гадел командирлар җитәкчелегендә хезмәт итеп кайтыгыз, —дип Ансар Фазылкарам улы егетләргә ихлас теләкләрен җиткерде.
„Газель” автомашиналарында Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юл алды...
Изге бурыч үтәгәндә тормыш баскычларыннан егетләр күтәрелә. Бер ел якташларга ир-егет мәктәбе, тәҗрибә алып килсен. Солдат хезмәте авырлыкларга бирешмәскә, киләчәктә максатларга ирешергә, кире чикмәскә өйрәтсен. Тантанада катнашучылар якташлара уңышлы хезмәт теләде...