Барлык яңалыклар

Чимал булу белән үрәләр

Сәйтәк авылы халкы битарафлыктан ерак. Өйләрендә уналтынчы маскировкалау челтәрен үрделәр кичә.Ел башында башланган изге эшкә авылдашлары кушыла, өйрәнә, остара.

Чимал булу белән үрәләр
Чимал булу белән үрәләр

Элек кич утырырга кешеләр бергә җыелып кул эшләре башкарганнар. Һәр вакытның үз заңы, диләр бит. Сәйтәк авылында яшәүче Гөләмзия һәм Рәмзәвил Сафиннар үрер өчен чимал булу белән халыкка хәбәр итә. 26нчы февральдә таныш-белеш хатын-кыз маскировкалау челтәрен янә үрделәр. Авыл остабикәсе Зәбирә ханым дога укып, теләкләр теләп тасманы кисте, ә Гөләмзия Сафина, Гүзәлия Фәритова, Альфира Абзалова челтәрләрне оста итеп үрделәр.

Үрелгән маскировкалау челтәрләрен гуманитар конвой белән озату гадәти хәл. Киңәшләшеп, мөмкинлеге булган очракта СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан якташларына да маскировкалау челтәрләрен биреп җибәрү гамәлдә.

Укыган догалар кабул булып СВОдан якташлар исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын. Сәйтәклеләр бергәләп шулай җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертәләр.

Чимал булу белән үрәләр
Чимал булу белән үрәләр
Чимал булу белән үрәләр
Автор: Рима Валиева
Читайте нас