Акциянең төп максаты-Русия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү. Гуманитар ярдәм җыю – СВОда катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен без башкара алган эш. Мондый катлаулы чорда илебез халкы өчен иң мөһиме-тату һәм бердәм халык булу, бергә булу, көн саен батырлык һәм көч күрсәтүче ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау. Халык шәхси гигиена әйберләрен, медикаментлар һәм озак вакыт саклау продуктларын ( өй токмачы, чәй , кофе, консервалар)җыйды. 24 февральдә СВО зонасында хәрби бурычларны үтәүче егетләр өчен район хакимиятенә гуманитар ярдәм тапшырылды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»акциясендә катнашулары өчен Магашлы Алмантай авылының барлык битараф булмаган халкына мәдәният хезмәткәрләре һәм җитәкчелек рәхмәт белдерде.