Асавка авылында "МХОда катнашучы якташларга йорт токмачы"акциясе үткәрелде. Өйдә токмач кисүдә авылыбызның осталары да катнашты. Йорт ярымфабрикаты өчен ингредиентлар-он һәм тугыз йомырканы хуҗабикә өйдән алып килделәр. Озак вакыт саклау продуктын киптереп, аны контейнерларга тутырдылар. Алга таба яратып әзерләнгән продукт, сугышчыларга туган якларын, өй һәм әнинең җылы кулларын искә төшереп, чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк. Шулай ук гуманитар ярдәм җыелды, анда җылы оекбашлар, консервлар, чәй һәм башкаларны алып килделәр. Катнашучыларның барсы да битараф булмавы соклануга лаек.