Барлык яңалыклар

Әфганстан-—хәтер һәм яра

Асавка  модель китапханәсе , гомуми мәктәбе һәм  авыл клубы белән берлектә "Әфганстан: безнең хәтер һәм яра" патриот сәгате үткәрде.

Әфганстан-—хәтер һәм яра
Әфганстан-—хәтер һәм яра

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Бу игълан ителмәгән сугыш 9 ел, 1 ай һәм 19 көн дәвам итте. Сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Ләкин кешеләр хәтерендә аңа әле озак саклана, чөнки бу тарих солдат каны һәм әниләренең күз яшьләре белән язылган. Ватанпәрвәрлек сәгате оешкан төстә үтте. Чарада балаларга Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда катнашкан солдатларыбызның батырлыгы, ныклыгы турында сөйләделәр, тематик альбом һәм “Әфганстан: безнең хәтер һәм яра "  дәреслеге белән таныштырдылар. Китапта Әфган сугышында катнашучыларны табарга була: Лев Зиангиров, Арсений Гиматов, Рифат Пукроков һәм Муланнур Байдуллин. Халык аларга тирән ихтирам белдерә. Алар гражданлык бурычы һәм солдат батырлыгы хисе белән Әфганстанның авыр юлын  узуы һичшиксез.

 

Әфганстан-—хәтер һәм яра
Әфганстан-—хәтер һәм яра
Автор:
Читайте нас