2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә обелиск – ул безнең тарихыбыз, аны сакларга кирәк. Фронтта һәлак булган Асавка авыл халкына рәхмәтле һәм истәлекләрен саклыйлар. Халык аларны бәйрәмнәрдә генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында да искә төшерергә тиеш. Хезмәткәрләр яшь егетләр белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә обелискны һәм аның тирәсендәге территорияне кардан чистарту буенча өмә үткәрде. Һәр бала бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертеп башкарды.