Нәкъ шул вакытта, Танып буенда, Мишәр авылында дөньяга аваз сала ул. Ишле, эшсөяр крестьян гаиләсенең сигезенчесе. Төпчеге.
Әтисе – Суфияров Гилимхан Суфияр улы (1895 – 1960). Яшәеше белән авылның ешь иләгеннән үткән, ихтирамга, мактауга лаек кешесе. Аның бер баһадиры. 19 яшеннән һәр заманның хәвеф - хәтәрләрен кичкән абзый. Беренче Бөтендөнья сугышы, Октябрь иңкыйлабы, гражданнар сугышы, күмәкләштерү янә немец - фашистларына каршы алыш. Аннан инде җимерекләрне торгызу, яңаларын төзү... Әйтүе генә җиңел!.. Бөек Ватан сугышында үзе генә түгел, газиз уллары да. Гарифьян (1923 – 2020). Район газеты аша укучылар аның турында инде хәбәрдар. Һәм 864 нче укчылар полкының гади укчысы Фәйзелхан (1925). 1943нче елның сентябрь аенда билгесез югала.
Бабакачымны үзем дә күреп беләм. Күршедә генә үтә тыйнак бертуган абыйсы Сабыр бабай яши иде. Ул бик еш аның хәлен белергә килә. Күрәсең, туган җанлы булган. Әлеге фотосын күргәч, ул күңелгә, хәтта, Мишәремнең “Будённые” сымак та булып китте. Легендар беренче атлы армия командиры. Әллә мыегы, шинеле, әллә инде бер дәвер батырлары булгангамы? Әллә инде бала күңелендә, башкалардан ниндидер күркәм ягы белән аерылып торган бабай булып калгангамы? Балачак хәтирәләренә хыянәт итеп буламы соң!?
Әнисе Суфиярова Нурикамал Ибатулла кызы (1900 - 1983). Авырлыкларга карамастан, итәген тутырып балалар асраган апа. 6 малай. 2 кыз. Сабыр, җай белән генә дөньяны көтә торган бик тә ипле, изге хатын. “Ана даны” медале иясе.
Героем - бер телем икмәк кисәгенә тилмереп үскән сугыш чоры баласы. Дәвер аны эш белән “уйната – уйната”, якты үрләренә юл яра. Киләчәктә, Русиянең почётлы нефтьчесе булачак малай, орчык буе чагыннан ат чаба, аны җигә – тугара, сүрә тарттыра, кәбән баса. Укуга гына егылып китми. Башлангыч белемне - Мишәрдә, җидееллыкны Тутагач мәктәбендә ала. Ул да чаклы – чоклы гына...
Әниф, балалык яшеннән чыгып та өлгермәстән, әтисен бакыйлыкка озата. Үсмер чаклар шулай малайга атасызлык михнәтләрен дә татыта. Ярый әле Гарифьян, Хафиз абыйлары авылга төпләнгән. Олырак туганнар бәхет эзләп чит якларга таралышкан. Ата бурычлары: йорт – җир, кош – корт, бакча эшләре дә инде аның өстендә. Өстәвенә, ашказаны чире белән дә яфалана башлый. Сыердан савып кына алынган парлы җылы сөт, шифа булмасмы дип, сөтчелек фермасына савучы булып эшкә урнаша егет. Көнен – төнгә ялгап, сыерлар сава. Малларны ашату - эчерү, асларын чистарту – аның өстендә. Барысы да кул көче белән. Ярый яшьләрнең хәленә керә белүче апа – абыйлар бар. Ферманың өчмеңче савучылары “Ленин” ордены кавалеры – Фәридә, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орден иясе Нәфига кебек ярдәмчел апалар белән бергә эшләве белән бик бәхетле булгандыр ул, әлбәттә.
1965 – 1966нчы елларда Мәскәү өлкәсендә – 23 яшеннән армия сафларында. Тазалыгы буенча, соңлабрак күрәсең.
Аллахы Тәгалә адәм баласына ни хәерле, шуны бирә. (Белүчерәк Ул Үзе). Әнифнең, хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, язмышы аны, әйтерсең, Пермь өлкәсенең Чернушка каласына “бәйләп куйган”. Шулай булмый ни, кара алтын үзәге. Төзелеп кенә яткан яшь шәһәр. Нефть сәнәгате үсеш юлында. Эшче куллар, һава кебек, кадерле. Туган якларга да ерак түгел. Күрше генә өлкә бит. Шинелен дә салмаган эшсез авыл солдатына нәкъ шул кирәк тә! Егет ике уйламый. Шул сәгатьтән ул – шәһәрнең газчысы да, бораулаучы - нефтьчесе дә. Әле ниндиерәге! Башы – аягы белән эшкә чумганы! Хезмәтенә карата хөрмәте диләр бит. Булдыклы егет тиз арада тораклы да булып ала. Инде Нурикамал инәкәче дә улының җылы куенына сыена.
Әйе, бәхетнең бер канаты - хезмәт. Бу сүзләр, әйтерсең, нәкъ Гилимхан улы Әниф турында. Ярты гасырга тиң гомерен ул яраткан эшенә багышлый. Фидакарь хезмәте белән җитәкчеләренең, коллективының олы ихтирамын яулый. Моңардан да зур бәхетен буламы соң!? Дәлилләү өчен, аның казанышларына да күз ташлыйк әле:
3.04.1970. “В. И. Ленинның тууына 100 ел” медале. (СССР Югары Советы Президиумы исеменнән).
“1977нче елгы социалистик ярыш Җиңүчесе” билгесе. (СССР Министрлар Советы һәм Үзәк Комитеты профсоюзы исеменнән).
9нчы (1971 -1975), 10нчы (1976 – 1980) бишьеллыкларның Ударнигы.
(Нефть сәнәгате Министрлыгы һәм Үзәк Комитетның нефть – газ профсоюзы боерыгы белән).
12.08.1993. "Хезмәт ветераны” медале. (Русия Федерациясенең ягулык һәм энергетика Министрлыгы карары белән).
22.12.1996. “Почётлы нефтьче» медале. (Русия Федерациясенең ягулык һәм энергетика Министрлыгы боерыгы белән).
Гади эшчене зурлаган Ватаныбызга рәхмәт.
Әниф, күршесе Фәйзельгаян кызы Венера белән гаилә юлын да үрнәкле үтә. Инәләрен, дистә еллар, бәбәй кебек кадерләп карап, соңгы юлга озаталар. 3 сабыйга гомер бүләк итәләр. Югары белем бирәләр.Үзаллы тормыш юлына чыгаралар. Кызлары Римма - педагог. Уллары Радик - полиция майоры. Роза – икътисадчы. Оныклары да - бабаларының лаеклы алмашчылары.
Чернушка бүген, Кама буе һәм бөтен Урал ягулык – энергетика комплексында төп урын алып тора. Нефтьчеләрнең чәчкә атучы башкаласы. Иманым камил, Мишәр авылы егете, Әниф Гилимхан улы – туган җирем, туган илем күгенең бер якты йолдызы.
Флидә Әскарова.